“Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк башкарма комитеты РФ Дәүләт Думасы депутатларының онлайн-кабул итүләре сериясен дәвам итә.
Дүшәмбе, 24 апрельдә 11:00 дә РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары, фракциянең АПК тармагында һәм авылның социаль үсеше өлкәсендә законнарны камилләштерү буенча эксперт-консультатив совет җитәкчесе Айрат Хәйруллин онлайн-кабул итү үткәрә.
Айрат Нәҗип улы белән Татарстанның бар кешесе аралаша ала – моның өчен 24 апрельгә кадәр “Бердәм Россия”нең төбәк бүлеге сайтындагы форманы тутырып соравыңны җибәрергә кирәк. Сорауларны онлайн-римда да бирергә була.
Кабул итүнең онлайн-трансляциясе 24 апрельдә 11:00 дән башлап “Вверх” порталында (vverh-tatarstan.ru) һәм “Бердәм Россия”нең төбәк бүлеге сайтында (tatarstan.er.ru) алып барылачак.