“Безнең күңелләрдә син, Тукай” китап күргәзмәсе

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Татар халкының бөек улы, шагыйрь Габдулла Тукайның 131 еллыгына Державино авылы китапханәсендә “Безнең күңелләрдә син, Тукай” китап күргәзмәсе оештырылган. Ул Г.Тукай иҗатын яратучы һәркем өчен каралган. Күргәзмәдә китапханә фондында булган китаплар һәм газета-журналлар тәкъдим ителгән. Тылсымлы сандыктаТукай әкиятләре буенча әкият геройларын һәм балаларның"Тукай иленә сәяхәт" дип аталучы иҗади эшләрен күрергә була.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International