“Музей язы” акциясе кысаларында, 24 апрельдә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда “Җир көне” чарасы үткәрелде. Лаешның 2нче мәктәбе укучыларын планетабызның экологик проблемалары һәм аларны чишү юллары белән таныштырдылар. Чара азагында, материалны ныгыту өчен, музей хезмәткәрләре “Әйләнә-тирә мохитне саклау” темасына викторина үткәрделәр.