Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Лаешның 2нче мәктәбенең 5 һәм 6 “а” сыйныфы укучылары өчен татар шагыйре Г.Тукай туган көнгә багышланган “Тукай шигърияте – илһам чыганагы” туган якны өйрәнү сәгате үткәрделәр. Чара кысаларында укучылар шагыйрь тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Аның әсәрләре гаделлеккә, игелеккә, ярдәмчеллеккә, кыюлыкка, тыйнаклыкка, җаваплылыкка өйрәтә. Г.Тукай шигырьләре һәм әкиятләре аша бала әйләнә-тирә мохитне танып белә. Чараның кульминацион мизгеле Г.Тукай иҗатын белүгә әдәби викторина үткәрү булды.