"Тукай безнең йөрәкләрдә" әдәби-музыкаль кичә

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Туган тел көнендә Пәрәү авылы китапханәсе "Тукай безнең йөрәкләрдә" әдәби-музыкаль кичәсе үткәрде. Әлеге чарага күргәзмә оештырылган, анда шагыйрь биографиясе турында китаплар, аның әсәрләре һәм татар милли культурасы предметлары куелган.

Чара кысаларында укучылар бөек татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, күп кенә кызыклы нәрсә белделәр. Балалар аның шигырьләрен сөйләделәр, “Туган тел” җырын җырладылар, Тукай теле аларның да туган теле бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International