Район башлыгы Михаил Афанасьев Дятлово авылында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан Романычев Михаил Ивановичта булды. Ул аны Җиңүнең 72 еллыгы белән котлады, аңа ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан һәм үзеннән открытка, акчалата бүләк һәм азык-төлек җыелмасы бирде. Михаил Афанасьев Михаил Ивановичка нык сәламәтлек, озын гомер, тынычлык, яхшы кәеф һәм иминлек теләде!
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте