Пәрәү авылы китапханәсе китапханәчесе Р.Ф.Кәримова социаль хезмәткәр һәм мәктәп укучылары белән берлектә тыл хезмәтчәне Шәрәфиева Саимәне Җиңү көне һәм туган көне белән котлады. 5 майда аңа 87 яшь тулды. Укучылар аңа открытка һәм бүләкләр тапшырдылар, шигырьләр сөйләделәр, шулай ук аның җиңел булмаган тормышы турындагы хикәяләрен зур игътибар белән тыңладылар.