5 майда, Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда өлкән буын кешеләре өчен “Сугыш кайтавазы” чарасы үтте. Лаешның 2нче мәктәбе агитбригадасы чыгышы очрашуның башы булды. Балалар үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр, сугыш еллары җырларын җырладылар һәм үз куллары белән ясаган котлау открыткаларын тапшырдылар. Чараны Лаеш районының Советлар Союзы Геройлары турында хатирәләре белән музей хезмәткәрләре дәвам итте. Кунаклар сугыш темасына викторинада бик теләп катнаштылар.