Лаешта Җиңү көнен билгеләп үттеләр

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

9 майда Лаеш шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары үтте. Иртән район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан Фёдор Фролов “Җиңү бакчалары” Бөтенроссия акциясе кысасында Лаеш районының 1 гимназиясендә алмагачлар аллеясе утырттылар. Аларга уку йорты укучылары да кушылды. Әлеге гимназиядә ветеран 1970нче елларда директор булып эшләгән.  

Аннан соң Лаеш шәһәренең Җиңү паркында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды. Чарада Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. Моннан алдан сугыш чоры техникаларын җәлеп итеп бәйрәм парады үткәрелде.

Митингны Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев ачты. Район башлыгы Михаил Афанасьев барчасын да Җиңү көне белән котлады. Чыгышыннан соң ул сугышта һәлак булганнарны искә алу өчен бер минут тынлык игълан итте. Айрат Сибагатуллин да безнеке кебек солдатларның дөньяда башка юклыгын һәм аларның онытылуына юл куймаска кирәклеген ассызыклады.  

Район мәктәпләре укучылары Җиңү көненә багышланган матур номерлар күрсәттеләр, ә митингның кульминациясе һавага шарлар җибәрү булды.

Аннан соң бәйрәм чаралары Лаеш шәһәренең Собор мәйданында дәвам итте. Мәйданда кыр кухнясы эшләде, анда теләге булган һәркемгә солдат боткасыннан авыз итәргә тәкъдим иттеләр. Соңыннан Лаеш районында яшәүчеләр һәм аның кунаклары “Үлемсез полк” акциясендә катнаштылар, анда һәркем үз ветераны рәсемен алып бара. Кичен бәйрәм дәртле дискотека белән дәвам итте, ә аннан соң Җиңү көне хөрмәтенә бәйрәм салюты булды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International