2017 елның 29 апреленнән 9 маена кадәр Столбище мәктәбенең составында Булкин П.Н. җитәкчелегендәге укучылары һәм студентлар булган “Отечество” командасы Мясной Бор авылы янында бөтенроссия Хәтер вахтасында катнашты. Анда 10 сугышчының сөякләрен тапканнар. 2 медальон табылган: 9К сыйныфы укучысы Шәяхмәтов Руслан беренчесен таба, икенчесен мәктәпне тәмамлаган Колядов Александр һәм 8Б сыйныфы укучысы Стульчиков Андрей. Ватан өчен сугышларда һәлак булганнарга мәңгелек дан!