Ташкирмән мәктәбенең 1 сыйныфында сыйныф җитәкчесе Габидуллина Альмира Илгиз кызы Җиңү көненә багышланган «Поклонимся великим тем годам» сыйныф сәгате үткәрде.
Максаты: укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү өчен шартлар тудыру.
Бурычлары: 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында илебез тарихы белән таныша башлау; сөйләмне үстерү; сөйләнгән шигырьләр мәгънәсен аңлата белү; патриотизм, Ватаныбыз өчен горурлык хисе, аны авыр чакта якларга әзерлек хисе тәрбияләү. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең әһәмиятен аңлату, сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларны кичергән кешеләргә рәхмәт белдерергә өйрәтү.