Халыкара гаилә көне!

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Бүген Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә профилактика системасы хезмәтләре белгечләре белән берлектә Халыкара гаилә көненә багышланган чара үтте.

Социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр белән түгәрәк өстәл оештырылды, анда “Алтын көз” үзәге директоры Ольга Башкирова, ОСПСиД мөдире Ольга Германова, Лаеш муниципаль районының КДН и ЗП җаваплы секретаре Наталья Лицова, опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Жанна Родионова, №25 РЦМП филиалы мөдире Елена Прянишникова катнашты.

Гаиләләргә үзләренең балигъ булмаган балаларын тәрбияләү һәм карау буенча хокуклары һәм бурычлары аңлатылды, аерым категория гражданнарны социаль яклау чаралары, балигъ булмаганнарның җәйге чордагы мәшгульлеге турында сөйләнде.

Балалар һәм әти-әниләр белән шулай ук “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” уены үткәрелде. Анда балалар һәм әти-әниләр үзләренең спорт күнекмәләрен күрсәтә алдылар һәм төрле конкурсларда катнаштылар.

Чара азагында барлык катнашучыларга зур булмаган бүләкләр тапшырылды һәм истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International