Район башлыгы Михаил Афанасьев “эшлекле дүшәмбе” утырышы үткәрде

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте. РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Юрий Летучев отчет чордагы оператив хәл турында доклад ясады. Аннан соң район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Карсалов XXV Бөтенроссия рус фольклор фестиваленә әзерлек һәм үткәрү турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, ул 21 майда Никольский авылында үтә. Уку елы тәмамлану һәм укучыларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру турында район мәгариф идарәсе начальнигы Эльмира Абутдинова сөйләде. Соңыннан район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров район Советы һәм башкарма комитетының 15 майдан 21 майга кадәрге эш планы белән таныштырды. Район башлыгы Михаил Афанасьев “кош гриппы” килеп чыккан “Лаеш” кошчылык комплексына җәлеп ителгән барлык предприятиеләрнә һәм оешмаларна эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм әлеге очракта халык өчен бернинди дә куркыныч янамавын ассызыклады.  

Киңәшмәнең икенче өлеше район авыл җирлекләре башлыклары белән үтте, анда да гражданнарның мөрәҗәгатьләре карап тикшерелде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International