Лаешның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара гаилә көненә багышланган “Һәр нәрсәнең башы – Туган йорт” социомәдәни чара үтте.
Үзәк белгечләре бәйрәм программасы әзерләгәннәр. Балалар белән әти-әниләр конкурсларда, викториналарда актив катнаштылар, күп уңай тәэсирләр алдылар.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар әти-әниләргә үз балалары белән актив хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бирә, алар белән бер-береңә ышану булдыра, шулай ук гаиләнең берләшүенә, иҗади мөмкинлекләре, балалар һәм ата-аналарның кызыксынулары артуга китерә.