Никольский авылында "Каравон"ны билгеләп үттеләр.

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

21 майда Никольский авылында “Каравон" рус фольклорының XXV Бөтенроссия фестивале үтте. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәдәният министры Александр Журавский һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. Бәйрәмдә шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов, Социалистик Хезмәт Герое, Лаеш шәһәрендә яшәүче Фидүс Фәиз улы Әсхәдуллин, хатыны белән дәүләт контроле органнарының Европа Ассоциациясе Президенты Кристиан Мелли һәм аның хезмәттәшләре катнашты. Бәйрәмнең махсус кунагы “Казаки России” дәүләт бию театры булды. Фестивальне тантаналы ачу алдыннанРөстәм Миңнеханов, Александр Журавский һәм Михаил Афанасьев халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмә-сатуны карадылар, Каравон тарихы музее эшчәнлеге белән таныштылар.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, юбилей фестивалендә 170тән артык фольклор коллективы һәм бар илебездән 350 халык һөнәрчелеге остасы катнашты.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International