Бүген, 26 майда, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда Лаешның 2нче мәктәбе укучылары өчен “Мин Лаеш шәһәре урамнары буйлап атлыйм” чарасы үтте. Очрашуда укучылар үз шәһәрләре урамнары турында күп нәрсә белделәр. Болар слайдлар күрсәтү һәм соңыннан «Исчезнувшие села. История. Память…» видеоролигын күрсәтү белән үрелеп барды.