Лаеш муниципаль районының көнкүреш һәм зур күләмле чүпне чыгару кагыйдәсенең 4.3 пунктына ярашлы төстә, зур күләмле чүп буларак, агачларның киселгән ботакларын махсус мәйданчыкларга куелган зур күләмле чүпләр җыю өчен бункерларга гына ату рөхсәт ителә.
Төзелеш чүпләрен, яфракларны һәм ботакларны көнкүреш чүпләре өчен каралган контейнерларга ату административ хокук бозу булып санала, аның өчен Татарстан Республикасының «Неисполнение муниципальных правовых актов органов местного самоуправления» Кодексының 2.6 маддәсе буенча җаваплылык каралган. Моның өчен физик затларга 1 меңнән 2,5 мең сумга кадәр штраф салына.