Каникуллар башланды һәм дөньяга карашларын киңәйтү өчен мәктәп укучылары Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена активрак йөри башладылар. Бүген, 26 майда, музей буенча экскурсия оештырылды, «Мозаичное плетение» осталык сәгате үткәрелде, Кече Кабандагы “Хуторок” ферма-паркына һәм Россия МЧСының Лаеш шәһәре янгыннан саклану- коткару бүлегенә бардылар.