“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Бүген район Советының зур залында район башлыгы  Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте. Отчет чорда оператив хәл турында РФ ЭЭМның Лаеш районы буенча бүлеге начальнигы Юрий Летучев доклад ясады. Алга таба почта начальнигы Марина Артемьева 2017 елның икенче яртысы өчен газета-журналларга язылу кампаниясе барышы турында сөйләде.  “Татарстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Лаеш районы филиалы эше нәтиҗәләре белән Питрәч, Балык Бистәсе һәм Лаеш районнары филиалы баш табибы Марсель Габдрахманов таныштырды. Район Советы һәм башкарма комитетының 29 майдан 4 июньгә кадәр эш планы белән район Советы аппараты җитәкчесе Ильнар Хантимеров чыгыш ясады. Киңәшмәнең икенче өлеше авыл җирлекләре башлыклары белән үтте, анда гражданнар мөрәҗәгатьләре карап тикшерелде. Район башлыгы  Михаил Афанасьев җитәкчеләрне һәм җирлекләр башлыкларын Инстаграмның Лаеш районы рәсми аккаунтындагы гражданнар комментарийларына да игътибар итәргә чакырды, чөнки алар хакимият органнарына эш юнәлеше бирәләр һәм “авырткан урыннарны” билгелиләр.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International