Лаешның яшь йөзүчеләре – Минзәләдә узган беренчелек призерлары

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Минзәләдә 2002-2004 елгы егетләр һәм 2004-2006 елгы кызлар арасында йөзү буенча республика беренчелеге тәмамланды. Лаешлылардан тыш иң яхшылар исеме өчен республиканың 12 районыннан иң көчле спортчылар ярышты. Лаеш районы комплекслы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе данын тренер-укытучы Р.М.Садыйковта шөгыльләнүче спортчылар яклады.

Безнең балалар бик яхшы күрсәткечләргә ирештеләр.  Гыйззәтуллина Карина 50 м баттерфляй һәм 400 м комплекслы йөзү дистанциясендә иң яхшысы булды. Живописцева Софья ирекле стильдә 200 м һәм 400 м дистанциясендә иң яхшысы. Моннан тыш  Халитов Әмир, Туганов Никита һәм Ватагина Юля ярышларда берничә тапкыр призерлар булдылар. Васильева Элина үз күрсәткечләрен яхшыртты, призлы урыннарга аңа бары берничә секунд кына җитмәде.

Барлык дистанцияләр суммасында балалар унөч медаль яуладылар. Йөзү бүлеге тәрбияләнүчеләрен һәм тренерны җиңүләре белән котлыйбыз һәм тагын да югары уңышларга ирешүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International