Җәйнең беренче көнендә Державино авылында Балаларны яклау көненә багышланган «Детство - лучшая страна на свете» уен программасы оештырылды.
Авыл мәдәният йорты мәйданчыгына төрле яшьтәге балалар, педагоглар һәм әти-әниләр җыелды. Алар кунакларны – әкиятләр геройлары Мальвинаны, Буратино һәм доктор Айболитны очраттылар. Төрле уеннар, асфальтта рәсем ясаулар, эстафеталар үткәрелде. Чара балалар биюләре һәм истәлеккә фотога төшү белән төгәлләнде.
.jpg)