1 июньдә Татар Сараланы китапханәсе авыл клубы белән берлектә балалар өчен “Күңелле балачак илендә” бәйрәмчә уен программасы оештырганнар. Чара барышында балалар күңелле уеннарда, әдәби геройларны белү буенча шаян викториналарда катнаштылар. Яңгыр ява башлау да бәйрәм кәефенә комачауламады. Конкурсларда беркем дә җиңелмәде, нәтиҗәдә барысы да татлы призлар алды.