Лаеш муниципаль районының «Алтын көз” комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә “Минем гаиләм” темасына рәсемнәр конкурсына йомгак ясадылар.
Конкурста балигъ булмаган 27 бала катнашты. Балалар һәр рәсемгә үзләренең һәм күңелләренең бер өлешен керткәннәр, һәр рәсем индивидуаль һәм үзенчә искитәрлек!
Конкурс йомгаклары:
1 урын - Хәмәтгалиева Зилә, Столбище мәктәбенең 3 Б сыйныфы укучысы.
1 урын - Смирнова Полина, Ташкирмән мәктәбенең 2 сыйныф укучысы.
2 урын - Хисамова Лилия, Лаешның 2 мәктәбе 3 А сыйныфы укучысы.
2 урын - Миргазова Мәрьям, Кече Елга мәктәбенең 1 сыйныф укучысы.
3 урын - Самойлова Виолетта, Лаешның 3 мәктәбе 4 сыйныф укучысы.
Без үз рәсемнәре һәм иҗатлары белән безне шатландырган бар балага рәхмәт белдерәбез! Конкурста катнашучыларның барысына да рәсемнәр конкурсында катнашкан өчен рәхмәт хатлары тапшырылачак.