Район башлыгы Михаил Афанасьев полимер материаллар җитештерү цехы эшчәнлеге белән танышты

2017 елның 3 июне, шимбә

Район башлыгы Михаил Афанасьев Никольский авылында урнашкан полимер материаллар эшләү һәм җитештерү цехында булды. Ул предприятие эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук аның җитәкчесе Реваль Газизов белән аралашты. Оренбург эшмәкәре Лаеш районына үз эшен үстерү өчен килгән һәм "Никольский" сәнәгать паркы базасында җитештерү ачарга уйлый. Бүген цехта җайланмаларны урнаштыру бара. Реваль Газизовның планнарында җитештерүне тулы көчкә җибәрү һәм тагын да киңәю. Михаил Афанасьев аңа барлык башлангычларында ярдәм итәргә ышандырды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International