Журналистлар Лаеш районы буенча пресс-тур үттеләр

2017 елның 3 июне, шимбә

2 июньдә Татарстанның әйдәп баручы ММЧ журналистлары Лаеш районы
буенча пресс-тур үттеләр. Аның барышында районның туристлык потенциалы белән таныштылар.

Алар маршрутының башлангыч ноктасы Никольский авылы булды. Монда “каләм акулалары”н район башлыгы Михаил Афанасьев каршы алды һәм сәламләде. Ул аларга уңышлы һәм кызыклы экскурсия теләде. Аннан соң журналистлар мәдәният йортына киттеләр. Анда “Каравон” фольклор ансамбле алар өчен рус культурасын тәкъдим итте. Журналистлар үзләре бар процесста бик теләп катнаштылар. Шулай ук алар “Каравон” тарихы музеен карадылар. Пресс-турның киләчәк тукталышы Ташкирмән авылы булды, монда кунакларга керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International