Кече Елга авылыннан Миләүшә Зарипова "Татар кызы-2017" Халыкара конкурсының зона этабында җиңде һәм икенче турга үтте

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Әле генә Арчада Бөтендөнья татар конгрессы үткәрә торган "Татар кызы-2017" Халыкара конкурсының зона туры төгәлләнде. Чарада Татарстан Республикасының 11 районыннан вәкилләр катнашты. Сентябрьдә Казанда зона этапларында җиңгән конкурсантлар катнашында үтәчәк алдагы турга өч конкурсант узды. Алар арасында Лаеш районының Кече Елга авылыннан Миләүшә Зарипова да бар.

Исегезгә төшерәбез, "Татар кызы-2017" Халыкара конкурсы Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан татар мәдәниятын, гореф-гадәтләре һәм йолаларын пропагандалау һәм үстерү максатыннан үткәрелә, анда бар дөньядан татар кызлары катнаша. "Татар кызы-2017"нең финалыУфада үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International