Лаеш районының көрәш буенча өлкән тренеры Рәмис Илһамов Болгариядә Сабантуйда катнашты

2017 елның 6 июне, сишәмбе

Болгариянең башкаласы София шәһәренең Көньяк паркында Сабантуй узды. Бәйрәм инде өченче тапкыр үтә һәм “Волжки Булгари” Берләшмәсе тарафыннан оештырыла. Сабантуйның абсолют батыры тәкәгә ия булды. Көрәшчеләр турнирында 70, 80, 90кг һәм аннан авыррак категорияләрдә ир-егетләр һәм бер категориядә балалар һәм хатын-кызлар катнашты. Сабантуйның абсолют батыры Димчо Димчев булды һәм аңа тәкә тапшырдылар. Рәмис Илһамов башта судья булып эшләде, аннары үз авырлык категориясендә армспорт буенча ярышларда җиңүче булды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International