Лаеш үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләренең китап фондлары өлкән категория укучылар өчен яңа басмалар белән тулыланды. Нәкъ менә матур әдәбиятның кешенең дөньяга карашын формалаштыруы беркемгә дә сер түгел. Яңа кайткан китаплар иң нәзберек укучыларны да шатландырыр. Гүзәл Яхина, Екатерина Вильмонт, Данил Корецкий, Вадим Волобуев, Зоя Сагг, Сергей Волков китаплары һәм башка авторлар әсәрләре кайтты. «100 великих» сериясе китаплары күптән инде мәктәп укучылары һәм студентлар өчен яхшы ярдәмлеккә әйләнде. Китап укучыларга «Мастера приключений», «Исторические приключения», «100 великих романов» сериясе китапларын тәкъдим итәбез. Басмаларга авторлар Борис Васильев, Луи Буссенар, Александр Дюма, Виктор Гюго, Ги де Мопассан әсәрләре һәм башка билгеле язучылар әсәрләре кергән. Зифа Кадыйрова китапларын яратучыларга аның яңа «Синсез килгән язлар» әсәре бар.