Татарстан Республикасы композиторлар берлегенең Лаешның тернәкләндерү үзәге балалары белән очрашуы

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы композиторлар берлегенең Лаешның тернәкләндерү үзәге балалары белән очрашуы тере музыка атмосферасында үтте. Үзәктә тәрбияләнүчеләргә Татарстанның танылган композиторларының классик музыка композицияләрен тыңларга тәкъдим ителде. Әмма балалар өчен иң кызыклысы очрашуның икенче өлеше булды: яңгыраган балалар әсәрләреннән өзекләрдән алар музыканың нәрсә сөйләвен билгеләделәр.

Ахырда балаларны музыкаль һәм мәдәни яктан үстерү өчен Татарстан тарихы һәм мәдәнияте буенча басмалар һәм фортепьяно өчен пьесалар җыентыклары тапшырылды. Әлеге чара Балаларны яклау көне уңаеннан уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International