Татар Сараланы китапханәсе актив төстә балалар өчен ял оештыра. Алар өчен һәркөнне кызыклы чаралар үткәрелә.
Бүген балалар китап битләрен актарып дөнья буйлап сәяхәт иттеләр. Алар сәяхәтчеләр, җир шарының халкы һәм табигате турында күп нәрсә белделәр. Динозаврлар турында китаплар белән кызыксындылар, алар балаларны безнең планетаның үткәненә алып китте. Китапларны өйгә алдылар, алар җәйге уеннарны китап уку белән бергә алып барачаклар.