Бүген “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Патриотическое воспитание молодежи в РТ» чаралар планын үтәү һәм Россия көнен бәйрәм итү кысаларында балигъ булмаганннар белән «Я гражданин своей страны» видеофильмын карау оештырылды.
Әлеге чараның максаты – үсмерләрдә хокукый белемнәр үзләштерүгә омтылыш, үзеңнең тәртибең һәм тирә-юньдәгеләрнең гамәлләре өчен гражданлык җаваплылыгы хисе формалаштыру.
Балигъ булмаганнар видеофильм карауда актив катнаштылар, ул үсмерләр йөрәгендә иң изге хисләрне уятты, алар күңелендә “Ватан” дип аталучы изге атамага гуманлы мөнәсәбәт тудырды.