Ел саен 14 июнь – бөтендөнья кан доноры көне. Әлеге дата Россиядә бик билгеле түгел, әмма кеше өчен әһәмияте буенча иң мөһиме булып тора. “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз карамакларындагылар белән кан һәм плазма тапшыруның мөһимлеге турында әңгәмәләр үткәрәләр. Чөнки донорның изге миссиясе – ул башка кеше гомерен һәм сәламәтлеген коткару.