Ул район кешеләренә һәм учреждениеләренә район һәм республика басмаларына язылу бүләк итте.
Эш көне кызган вакытта Михаил Афанасьев Лаеш шәһәренең “Россия почтасы” бүлегенә шәхсән килде. Аның белән бергә Лаеш почтасына “Республика Татарстан” газетасының баш редакторы урынбасары Рафаэль Миргазизов та керде.
“Язылу бүләк ит” акциясе кысаларында район башлыгы тыл хезмәтчәннәре өчен 2017 елның алдагы 6 аена районның “Кама ягы” газетасына язылды. Ә балалар йорты өчен «Республика Татарстан», «Сабантуй», «Салават Күпере», «Чаян» басмаларына һәм районның “Кама ягы” газетасына язылды.
Ул сукыр һәм начар күрүче балалар өчен интернат мәктәп турында һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәген дә онытмады. Әлеге белем бирүче учреждениеләренә алдагы ярты елда «Республика Татарстан» газетасын китерү тәэмин ителде.
Михаил Афанасьев үз әнисенә «Республика Татарстан», «Высокогорские вести», «Вечерняя Казань» и «Татарстан яшьләре» газеталарын яздырды. Ул үзенең коллегаларын һәм теләге булган бар кешене “Язылу бүләк ит” акциясендә катнашырга чакырды. Һәм моның яхшы традициягә әйләнә баруын билгеләде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте