Китапханәдә осталык сәгате

2017 елның 17 июне, шимбә

Комлы Ковали авылы китапханәсендә җәйге мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен эко-сумка ясау буенча осталык сәгате үткәрелде. Китапханәче аларга гади полиэтилен пакетның табигатькә нинди зур зыян китерүе турында сөйләде. Ул кошларны, хуҗасыз хайваннарны, диңгез хайваннарын, балыкларны үтерә. Дөнья океанына гына да ел саен 6 миллион тонна чүп ташлана. Кайбер илләр пластик пакетлар җитештерү һәм сатуны тыйганнар. Шуңа күрә балаларга эко-сумкалар кулланырга, өстәвенә аларны үз куллары белән ясарга тәкъдим ителде. Балаларны бу шөгыль шулкадәр мавыктырды ки, алар өйләрендә әти-әниләре өчен осталык сәгате үткәрергә булдылар.

Чараны авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International