«Знатоки сказок!» танып белү-уен программасы

2017 елның 17 июне, шимбә

Безнең иң беренче әсәрләр – ул әкиятләр. Иң кечкенә чактан укбез халык әкиятләре белән танышабыз. Мәктәпкә килгәч без әдәби әкиятләрне һәм халык авыз иҗатын өйрәнәбез. Әкиятләр аркасында без матурлыкны күрергә, усаллыкны хөкем итәргә, игелеккә сокланырга өйрәнәбез. Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Лаешның 2нче мәктәбенең мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар өчен «Знатоки сказок!» танып белү уен программасы оештырганнар. Чара Җиңү паркында үткәрелде. Балалар «Сказочные фразы»,   «Бой скороговорок»,  «Невидимка», «Удивительные превращения», «Лотерея», «Волшебные предметы»,  «Хоровод сказок»,  «Рассказ по кругу» конкурсларында катнаштылар. Теләге булганнар өчен Х.К.Андерсенның «Стойкий оловянный солдатик» әкияте буенча осталык сәгатеүткәрелде.

Моннан тыш балалар игътибарына «Литературная  скамейка» тәкъдим ителде, анда балалар китаплары куелган иде. Теләге булган һәркем үзенә ошаган китапны сайлап ала алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International