Район башлыгы Михаил Афанасьев “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үткәрде

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үткәрелде. Отчет чорда оператив хәл турында РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Юрий Летучев сөйләде. Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музееның туристлык тармагындагы эшчәнлеге турында учреждение директоры Фәридә Мортазина чыгыш ясады. Ул 2016 елда “Этник традицияләр" маршруты буенча районда 1530 кеше булган, район һәм музейда булучыларның гомуми исәбе – 4332 кеше, музейда булганнарның гомуми саны – 14700 турист. Михаил Афанасьев районның яңа туристлык нокталарына игътибар итәргә чакырды. Аерым алганда, ул  помещик һәм сәүдәгәр Павел Васильевич Щетинкин белән бәйле тарихи һәм мәдәни объектларны билгеләде. Аның Лаеш районының берничә авыл җирлегендә утарлары булган. Алга таба район Советы аппаратының оештыру бүлеге баш белгече Светлана Долгова мондагыларны район Советы һәм башкарма комитетының 19 июньнән 25енә кадәрге эш планы белән таныштырды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International