РФның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илья Шестаков Лаеш районының балык тотучы предприятиесендә булды

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

17 июньдә РФның авыл хуҗалыгы министры урынбасары – балык тоту буенча Федераль агентлык җитәкчесе Илья Шестаков Татарстан Республикасына эшлекле визит кысаларында Лаеш районында булды. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев, ТР Президенты  ярдәмчесе Равил Моратов, балык тоту буенча Федераль агентлыкның Урта Идел территориаль идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы һәм җитәкче урынбасары Алексей Забурдаев һәм Вадим Ткачев озатып йөрде. Министр    урынбасары Илнур Батыршинның осетр хуҗалыгын карады һәм Татарстанда иң эре балык тотучы һәм эшкәртүче предприятиедә – «Лаеш балык заводы” ЯАҖдә булды. Аннан соң кунаклар Ташкирмән авылындагы турыдан-туры предприятиенең промысел участогында булдылар, анда балыкчылар эше белән таныштылар.

Моннан алда Илья Шестаков Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты һәм аның белән бергәләп Казандагы "Фишка" балык фестивалендә булдылар.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International