«Три слагаемых здоровья!» танып белү уен программасы

2017 елның 20 июне, сишәмбе

Сәламәтлек – иң мөһим тормыш кыйммәтләренең берсе. Һәр кеше кече яшеннән үз сәламәтлеген кайгыртырга һәм аны ныгытырга тиеш.

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Лаешның 2нче мәктәбенең мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Три слагаемых здоровья!» танып белү уен программасы оештырылды. Бәйрәмдә катнашучылар «Здоровье на тарелке», «Лесная аптека», «Ядовитые растения»,  «Вредные привычки», «Витаминная», «Неболейка», «Спортивная», «Волшебный мешочек» станцияләре буенча мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Чара барышында балалар «Что дороже денег?», «Портфель здоровья» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, шулай ук хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Чара кысаларында алар сәламәт тормыш рәвеше турында күп кенә файдалы мәгълүмат алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International