Лаеш районы башлыгы теләге булган һәркемне ифтарга җыйды

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

20 июньдә Лаеш шәһәренең үзәк мәчетендә район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән ифтар оештырылды, анда бар районнан мөселманнар җыелды. Михаил Афанасьев кунакларны “Әссәламәгаләйкүм вә рәхмәтуллахи вә бәрәкәтүхи” сүзләре белән сәламләде. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә алар “Сезгә һәм сезнең йортыгызга бәрәкәт” дигәнне аңлата. Ул килгән һәркемгә күрешү, аралашу һәм Рамазанны бергәләп үткәрү мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтте. Район башлыгы шулай ук барлык конфессия вәкилләренә дә ихтирамлы мөнәсәбәтнең мөһимлеген билгеләде. “Без нинди генә милләт вәкиле булмыйк, нинди генә дин тотмыйк, без барлык диннәрне дә хөрмәт итәргә тиеш. Милләтара һәм конфессияара дуслык – безнең иң төп байлыкларның берсе. Бу изге Рамазан аенда ураза тоткан һәркемгә тагын да күбрәк изге гамәлләр кылуларын, урузагыз һәм догаларыгызның Аллаһ тарафыннан кабул ителүен телим”, - диде Михаил Афанасьев. 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International