"Быстрее, выше, сильнее!" күңелле стартлары

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Столбищеның “Сказка” балалар бакчасының физик культура буенча инструкторы Мусина Наилә Фәрит кызы өлкән төркем балалары арасында "Быстрее, выше, сильнее!" күңелле стартлары үткәрде. Өч команда катнашты: Улыбка, Ромашка һәм Йолдызчык. Командалар төрле эстафеталарда, конкурсларда катнаштылар. Шул ук вакытта алар үзләренең җитезлекләрен, тизлекләрен, түземлекләрен, координацияләрен, командада эшли алуларын, бер-берсенә ярдәм итә белүләрен күрсәттеләр. Чара позитив, яхшы кәеф белән үтте. Һәр командага күңелле стартларда актив катнашкан өчен грамоталар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International