Росгвардия җитәкчелеге Лаеш районында булды

2017 елның 24 июне, шимбә

Бүген РФ милли гвардиясе гаскәрләренең Идел буе округы командующие, генерал-полковник Александр Порядин һәм РФ милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәт идарәсе начальнигы Рөстәм Гомәров рәсми визит белән Лаеш районында булдылар. Росгвардия безнең район территориясендә укыту-шөгыльләнү полигоны урнаштырырга планлаштыра, яклар әлеге өлкәдә үзара хезмәттәшлек формалары турында фикер алыштылар. Алар әлеге дәүләт проектын тормышка ашыру кысасында хезмәттәшлек итү турында килештеләр.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International