Лаеш шәһәренең Могҗизалар тудыручы Николай чиркәвенә төп гөмбәзне урнаштырдылар

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

25 июньдә чын-чынлап тарихи һәм мөһим вакыйга булды. Иртән бар дөнья мөселманнары, шул исәптән Лаеш районы мөселманнары да, Ураза гаетен билгеләп үтте, ә көндез лаешлылар Могҗизалар тудыручы Николай чиркәвенә төп гөмбәзне урнаштыру тантанасына җыелдылар. Чарада район башлыгы Михаил Афанасьев, районның мөхтәсибе Равхат хәзрәт Гатауллин, Лаеш шәһәре кешеләре һәм кунаклары катнашты. “Могҗизалар тудыручы Николай чиркәве реконструкцияләнә һәм бүген барлык лаешлылар өчен тарихи вакыйга була. Шунысы да игътибарга лаек: гөмбәзне без Ураза бәйрәмен бәйрәм иткән көнне урнаштырабыз һәм моның белән конфессияара һәм милләтара дуслыгыбызны тагын бер кат раслыйбыз”, - дип мөрәҗәгать итте шәһәр кешеләренә  Михаил Афанасьев. Иерей Сергей Гришин район башлыгына Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан исеменнән храмны яңартырга ярдәм итүе өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Урнаштырыр алдыннан иерей Сергей Гришин һәм районның дин башлыгы Федор атакай гөмбәзне хач белән изгеләндерделәр. Аннан соң аны чиркәүнең иң югары өлешенә урнаштырдылар.

Исегезгә тәшерәбез, чиркәүнең архитекторы Ф.Н. Малиновский.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International