Державино авылы китапханәсендә “Факел” мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Эти забавные животные» уен-викторинасы үткәрелде. Чараның максаты – балаларның хайваннар турында карашларын киңәйтү, хайваннар дөньясының төрле вәкилләре белән кызыксыну уяту, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү. Чара өчен «Прочитать, увидеть и ... удивиться» темасына китап күргәзмәсе оештырылган иде. Алып баручыларның безне әйләндереп алган табигать һәм аңа карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәклеге турындагы кереш сүзеннән соң балалар 2 командага бүленеп «Эти забавные животные» викторинасында катнаштылар. Алар бирелгән сорауларга бик теләп җавап бирделәр, кроссвордлар чиштеләр һәм табышмакларга җавап таптылар, шулай ук хайваннар турында мәкальләр һәм әйтемнәр конкурсында катнаштылар. Аннан соң укучылар күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар, табигать турында шигырьләр сөйләделәр.