25 июньдә, район башлыгы Михаил Афанасьев карарына ярашлы төстә, хәрби комиссар Александр Афанасьев җитәкчелегендә Лаеш районы администрациясе делегациясе хәрби частьта булды. Ул яшь призывникларның хәрби ант бирү көненә китерелде. Быелның язында Самара шәһәрендәге шефлыкка алынган хәрби частька 12 призывник җибәрелде. Гадәттәгечә, хәрбиләрнең көнкүрешен яхшырту өчен район башлыгыннан безнең якташларга бүләккә телевизор тапшырылды. Яхшы хезмәт итәргә язсын сезгә, егетләр, хәрби әзерлектә уңышлар юлдаш булсын!