Лаеш районына эш визиты белән Башкортостан Республикасы Бәләбәй шәһәреннән коллегалар килде. Делегация составында Бәләбәй районы депутаты Р.К.Гареев һәм Бәләбәй шәһәренең Татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Н.Н.Хөсәенов бар иде. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Виктор Тябин озатып йөрде. Визитның максаты – сәнәгать мәйданчыклары һәм технопарклар булдыруда тәҗрибә уртаклашу иде. Кунаклар "Ферекс-Лаеш" сәнәгать мәйданчыгында булдылар, анда предприятиенең эшчәнлеге белән таныштылар.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте