29 июньдә Г.Р.Державин мәйданында "Выпускник-2017" тантаналы чарасы үтте. Анда район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.
Быел Лаеш районында мәктәп белән 115 укучы саубуллаша һәм өлкән тормышка аяк баса. Аларның 31е - медалистлар (2016 елда 20 медалист булган иде), 31 укучы барлык фәннәрдән 80 һәм аннан күбрәк балл җыйганнар (узган ел 28 иде). БДИ нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләрне (90 баллдан югарырак) 12 кеше җыйган, аларның 2се – 98 балл, 5 укучы – 96 балл.
Чыгарылыш сыйныфы укучыларына фатыйха сүзләре белән район башлыгы Михаил Афанасьев мөрәҗәгать итте.
“Бүген сез өлкән тормышка аяк басасыз һәм мин сезгә районның, республиканың, һәм илебезнең иң яхшы кешеләре булуыгызны телим”, - дип өстәде мәдәният министры Айрат Сибагатуллин. Аннан соң алар Михаил Афанасьев белән бергәләп "За особые успехи в учении» медальләре, шулай ук югары балл ияләренә лаеклы бүләкләрен һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар. Югары балл алган һәм югары уңышларга ирешкән укучыларның укытучылары да билгеләнде. Җавап сүзе белән укытучылар, әти-әниләр һәм укучылар чыгыш ясады, алар район башлыгы Михаил Афанасьевка һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка мәгарифне яклаган өчен рәхмәт белдерделәр.
Тантаналы өлештән соң чыгарылыш концерт һәм дәртле дискотека белән дәвам итте. Кичәге мәктәп укучылары өчен кич буе Казаннан “Австралия” кавер-төркеме чыгыш ясады. Теләге булган һәркем бушлай туңдырма татып карый алды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте