Үзәк китапханәдә “Юбилейный калейдоскоп” китап күргәзмәсе оештырылган, анда 2017 ел юбилярлары булган язучы һәм рәссамнар тормышы һәм иҗаты турында әдәбият тәкъдим ителгән:
Газизова Л. – шагыйрә, Державин премиясе лауреаты.
Лилия Газизова лирикасы бик индивидуаль һәм үзенчәлекле. Газизованың шигъриятенең төп үзенчәлеге аның парадоксаль булуы, ул аның шигърияте белән җеренче танышуда ук күзгә чалына.
Шаламов В. – рус язучысы.
Күп укучыларга Варлам Тихонович Шаламов (1907-1982) исеме 50нче еллар ахырыннан билгеле. Ул чакта аның берничә шигырь җыентыгы чыга. Шаламов 15 елны Колымада үткәрә. Колыма прозасы сталин ГУЛАГларындагы тормыш һәм кеше язмышының хакыйкый картинасын күрсәтә.
Рождественский Р. – Россия шагыйре, публицисты.
50-60 еллар буыны күп кенә талантлы шагыйрьләр тудыра, алар арасында үзе яшәгән чордан күпкә заманча һәм актуаль шигырьләре белән Роберт Рождественский да бар. Мөгаен, нәкъ шуңа күрә ул бар халык тарафыннан яратыладыр да. Тормышка үзгәрешләрнең саф җиле булып килеп кергән шагыйрь. Аннан шигырь юлларын күп кенә сорауларга җавап буларак көткәннәр.
Аксенов В. – рус язучысы.
Василий Павлович Аксенов яхшы билгеле. Бүген аның турында ул язучы гына түгел, ә үз эченә Аксенов-язучы, Аксенов-кешене алган ниндидер күренеш дип әйтергә була.
Айвазовский И.К. – рус рәссамы.
Күпләр өчен Айвазовскийның диңгез картиналары – мозаик дөнья картиналарының аерылгысыз өлеше булып тора. Бәйрәм һәм ерак илләргә сәяхәт буларак та, куркыныч әкият буларак та, куркыныч, ләкин аерылып булмый. Яки романс буларак – дулкынландыра һәм үзенә буйсындыра.