Китапханә – ял өчентскиткеч яхшы урын. Китапханә стеналарында китаплар алырга, кызыклы журналлар карарга гына түгел, ә үзеңнең иҗади сәләтләреңне ачарга да мөмкин. Үзәк балалар китапханәсенең абунәсендә яшь китап укучылар өчен «Возьму я кисть и карандаш и нарисую свой пейзаж!» китап күргәзмәсе тәкъдим ителгән. Анда китаплар белән бергә иҗат өчен кирәк булган бар нәрсә дә бар: буяулар белән альбом, төсле карандашлар, акбурлар һәм гуашь. Китап укыганнан соң һәрбер бала йомшак пуфикка утырып китаптан үзенә ошаган эпизодны ясый яки җәйге ялы турында үз тәэсирләре булән уртаклаша ала.
Шуны әйтергә кирәк: күргәзмә яшь китап укучыларда зур кызыксыну уята.