Лаешта ТР судьялары советының күчмә утырышы булды

2017 елның 4 июле, сишәмбе

Бүген Лаешта ТР судьялары советының Лаеш районының 90 еллыгына һәм Россия судьялары советының беренче пленар утырышы көненең 25 еллыгына багышланган күчмә утырышы булды. Анда Татарстан судьялары җәмгыятенең мәсьәләләре карап тикшерелде. Чарада ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР судьялары советы рәисе Роман Гафаров,ТР юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина, Лаеш район суды рәисе Мәгънәви Гәрәев катнашты.

Район мәдәният йорты залында республика һәм район судлары, шулай ук ТР суд департаменты идарәсе  судьялары җыелды. Кунакларны Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде. Ул район, республика һәм гомумән ил халкы язмышы суд һәм хокук саклау системасының грамоталы һәм нәтиҗәле эшенә бәйле икәнлеген билгеләде. Котлауларга ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев та кушылды. Аның сүзләре буенча, Лаеш район суды Татарстан муниципаль районнарны судлары арасында үрнәк булып тора һәм анда нәрсәгә дә булса өйрәнергә була. Аннан соң Илгиз Гыйләҗев Михаил Афанасьевка Югары суд һәм ТР суд департаменты идарәсенең уртак Мактау грамотасын тапшырды һәм мондый бүләкләрне суд системасыннан булмаганнарга сирәк тапшыруларын билгеләде. Бу Лаеш районы суд системасына ихтирамлы мөнәсәбәттә булуларын һәм һәрьяктан ярдәм күрсәтәчәкләрен аңлата.

Күчмә чара азагында судьялар Лаеш районы турында күргәзмәне карадылар һәм Г.Р.Державин һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

 ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International