Лаеш районында Бөтенроссия басу көннәре-2017 башланды

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

5 июльдә Татарстанның авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институтының Лаеш районы Олы Кабан авыл җирлегендә урнашкан эксперименталь басуларында “Бөтенроссия басу көне-2017” Бөтенроссия инновацион агротехник күргәзмә-форумы эше башланды. Аның ачылышында Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, Кытайның авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Беренчедән алар Лаеш районы утарына керделәр, анда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр – бал, балык, ит, үрдәкләр, казлар, сөт, яшелчәләр, мехлар, дөя йоныннан ясалган әйберләр.

Кунакларны район башлыгы Михаил Афанасьев озатып йөрде. Александр Ткачев һәм Хань Чанфу безнең артистлар белән биеделәр.

Аннан соң Бөтенросиия басу көнен тантаналы ачу булды. РФ авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев Бөтенроссия басу көннәре традицияләре саклануын билгеләде. Аның сүзләре буенча, мондый күргәзмәдә аграрийлар тәҗрибә уртаклашалар, төрле контрактлар төзиләр.

Ул республика җитәкчелегенә чараны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде.

“Кытай һәм Россия – яхшы күршеләр, яхшы дуслар һәм ышанычлы партнерлар”, - диде Кытайның авыстәмл хуҗалыгы министры Хань Чанфу.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия басу көненең инде өченче тапкыр үтүен искәртте. Бу көннәрнең Татарстанда бар кешегә дә файдалы булуын теләде.

Быел чарада Россиянең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 300гә якын оешма катнашты. Авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек, эшкәртү өлкәләрен җайлау өчен 1,1 меңнән артык төр техника һәм җайланма тәкъдим

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

Пресс-служба Лаишевского района РТ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International